Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Сабантуй кайчан була?..

Май уртасы җиткәч, районда Сабантуйга әзерлек эшләре башланып китә торган иде.

Кызганычка каршы, быел бар да үзгә. Инде халык арасында Сабантуй июнь ахырында була, дигән имеш-мимешләр дә йөри башлады. 

Коронавирусны каһәр суккыры. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимовага онлайн рәвештә үткәрелгән матбугат конференциясендә журналист халкы да сорау биреп караган иде. ”Сабан туйларын үткәрү-үткәрмәү әлегә билгесез, көне якынлашкач, хәбәр ителер”, - дип җаваплады ул.

Шулай булгач, сабыр гына көтик, җәәмәгать. Булмый калмас Сабантуй, булыр. Рәсми хәбәр булуга, һичшиксез хәбәр итәрбез. .

Фотоларда Алдагы елдагы Сабантуй күренешләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев