Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр дә IT-чемпион җиңүчеләре исемлегендә

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән IT-чемпион бөйгесе дәвам итә.

Беренче турда безнең район мәктәпләре укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Аның нәтиҗәләре буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбенең XI сыйныф укучылары Айзилә Фәхриева, Инсаф Сибгатуллин һәм VI сыйныф укучысы Булат Фәхриев - җиңүчеләр арасында. Ә бит биредә барысы укучы, бөйгедө катнашучылар арасында районнардан гына түгел, шул исәптән Казан, Чаллы мәктәпләрендә белем алучылар да бар. IT-чемпион җиңүчелөрен төбриклөүлөр көтелә. Ә икенче тур нәтиҗәләре декабрь аенда гына билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев