Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТРда полицейскийлар Казан шәһәре буенча йөрүгә хокук бирә торган белешмәләр әзерләү һәм сату буенча законсыз эшчәнлекне туктаттылар.

Без капчыкта ятмый, ди халык.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү чорында Казан шәһәре буйлап эшкә урнашу турында белешмәләр әзерләү һәм аларны гамәлгә ашыру буенча законсыз эшчәнлекнең өч очрагын ачыклаган.

Полицейскийлар «Whatsapp» социаль мессенджеры һәм «Вконтакте» социаль челтәре аша бер нөсхә өчен 1000 сумнан 2000 сумга кадәр белешмә сатучыларны тотканнар.

Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, янәсе,Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш эшчәнлеге белән бәйле оешмага эшкә урнаштыру турында ялган белешмәләр алынган. Акча тапшырганнан соң югарыда күрсәтелгән затлар полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

Ике факт буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Кулга алынган бер кешегә карата РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 1 бүлеге (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, әйләнешкә җибәрү) кузгатылган.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

Видео: https://www.youtube.com/watch?v=gKONQAAQIGw&feature=youtu.be

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев