Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзелеш министрлыгы: "Ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләренең өлеше 100 процент тәшкил итте.

Республиканың дүрт районында бер ел эчендә ике дәүләт телендә урам элмәләрен рәсмиләштерү буенча зур эш башкарылды.

2019 елда Татарстанда үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча, рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләренең ике дәүләт телендәге өлеше 100% тәшкил итте.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

"2019 ел нәтиҗәләре буенча, муниципаль берәмлекләр тәкъдим иткән мәгълүмат нигезендә, ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләренең өлеше 100% тәшкил итте. Ел дәвамында дүрт район - Чистай, Менделеевск, Ютазы, Актаныш районнары буенча  бу эшнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсем килә. Аларда  барысы да йөз процент эшләнде", - дип билгеләп үтте спикер

Спикер мәгълүматларына караганда, 2019 ел дәвамында ТР Дәүләт торак инспекциясе торак йортларда ике дәүләт телендә атрибутика булу-булмауга күчмә тикшерүләр үткәргән. Кайбер районнарда муниципаль берәмлекләр биргән мәгълүматларның туры килмәве ачыкланды.

"Декабрьдә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча тугыз районда туры килмәү ачыкланды. Районнарга, тикшерүләрне көтеп тормыйча, урыннарда тиешле эш алып барырга кирәк», — дип билгеләп үтте докладчы.

ЧЫганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/21-01-2020/minstroy-dolya-ulichnyh-ukazateley-na-dvuh-gosudarstvennyh-yazykah-v-rt-dostigla-100-5717450

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев