Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Удачина Путин Юлламасы турында: "Өстәмә түләүләр мөһим ярдәм булачак һәм аларны бала тууга этәрәчәк"

Россиядә ана капиталы программасын озайттылар һәм киңәйттеләр.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында тәкъдим иткән өстәмә ярдәм чаралары демографик вәзгыятькә уңай йогынты ясаячак. Бу хакта Андрей Кузьминга «Татар-информ» МА өчен биргән интервьюсында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сөйләде.

«Гражданнарның күпчелеге, билгеле бер суммалар вәгъдә иткәнгә күрә, бала тудыру турында карар кабул итә.  Минемчә, әлеге категория өчен өстәмә түләүләр мөһим ярдәм булачак һәм аларны бала тууга этәрәчәк", - дип белдерде Удачина.

Аның сүзләренә караганда, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен бушлай туклану кертү тагын бер уңай яңалык булачак. Бүген субъектлар һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә бу мәсьәлә бертөрле хәл ителә. Хәтта Татарстанда да муниципалитетлар мәктәптә балаларның нинди ташламалы категориясе бушлай ашавын төрлечә хәл итә, дип билгеләп үтте балалар омбудсмены.

«Бу балалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә микроклиматка тәэсир итә. Аз керемлелек һәм ярлылык кебек төшенчәләр турында балаларга уйлану өчен нигез булачак. Ә яңа чара  тигезсезлекне бетерәчәк. Мин хуплаган искиткеч инициатива», - дип тәмамлады ул.

Элегрәк «Татар-информ» МА Россиядә ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылачагын, ә беренче балалары туган гаиләләр ярдәмгә исәп тота алачагын хәбәр иткән иде. 

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/18-01-2020/udachina-o-poslanii-putina-novaya-gospodderzhka-stanet-vazhnym-podsporiem-dlya-semey-5716932

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев