Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган гомеремне сагынам

Элек шулай иде 14 сентябрь -Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар көне. Гомерем буе сайлау булган саен участок комиссиясендә эшләдем. Хәзер шул вакытларны бик сагынам. Сайлауларны көтеп ала идек. Ул чакларда авылларда бар да «Сайлауларны каршылап» дигән девиз белән тырышып эшләделәр. Баштарак сайлау участогы үзебезнең Ябынчы авылында булды, авыл шулай зур иде....

Элек шулай иде
14 сентябрь -Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар көне. Гомерем буе сайлау булган саен участок комиссиясендә эшләдем.
Хәзер шул вакытларны бик сагынам. Сайлауларны көтеп ала идек. Ул чакларда авылларда бар да "Сайлауларны каршылап" дигән девиз белән тырышып эшләделәр. Баштарак сайлау участогы үзебезнең Ябынчы авылында булды, авыл шулай зур иде. Участокка Соңгыр, Төрекләр, Кабакса, Ябынчы авыллары керде. Соңгыр авылыннан җырлап килгән сайлаучыларның тавышлары әле дә колак төбемдә тора. Сайлау үзе мәктәп бинасында үтә иде. Көне буе күңелле җыр-биюләр участокта тынып тормады. Кич белән клубта спектакльләр куелды.
Элек авылларда сайлау нигезләрен өйрәнү өчен унйортлыклар оештырылып, агитаторлар билгеләнде. Анда агитаторлар чыгышлар ясап кына калмадылар, төрле мәдәни чаралар да үткәрделәр. Укучылар чыгышларын да тыңлый идек. Тора-бара Соңгыр, Кабакса авыллары юкка чыкты. Чөнки колхозларны берләштерү чоры башланды. Фермалар бетте, кешегә эш калмады. Кешеләр шәһәргә күчеп китә башладылар. Соңгыр, Кабакса, Ябынчы, Төрекләр, Мәрҗән авылларын берләштереп, "Шахтер" хуҗалыгына куштылар. Сайлау участоклары Төрекләр белән Комыргуҗа авылында оештырылды. Төрекләр сайлау участогы рәисе итеп сайлау булган саен райком мине билгеләде. Ә мин бу вазыйфаны бик теләп башкардым. Ул чакта район Арчада булгач, сайлаудан соң протоколларны Арчага илтә идем. Сайлау иртәнге сәгать 6 да башланып, төнге сәгать 12 дә бетә иде. Бюллетеньнәрне санаганнан соң, аларны райкомга илтәбез. Бик тикшереп алалар иде. Протоколларыбыз дөрес булганга, бик тиз тапшырып чыга идем. Рәхмәт Ногманова Суфияга. Җирле советларга сайлауларда протоколлар тагын да күп булды. Авыл советы буенча Төрекләр, Ябынчы авылларында 12 округ була, Суфия икешәр данәдән кул белән 24 протокол яза иде.
Без барыбыз да сайлау көнен зур бәйрәм итеп хәзерләнеп көтеп алдык. Иртәнге сәгать 6 га кадәр ишек төбенә кешеләр җыела башлый иде. Чөнки һәркемнең беренче сайлыйсы килә. Ул көнне участокта - зур бәйрәм. Сайлаганнан соң, берәүнең дә кайтып китәсе килми, чөнки иртәдән кичкә кадәр җыр, бию, гармун тавышлары яңгырап торды. Клуб мөдире булып эшләгән Саимә Гайфуллинаның тырышлыгы бик зур булды. Хәтта кайбер сайлауларда хатын-кызлар участокка килеп, җырлап, биеп, түгәрәк уеннар уйныйлар иде. Җаваплылык хисе шулкадәр көчле булган, мин протоколлар тапшырырга киткәч, кайтканны көтеп, төнге сәгать икеләргә кадәр нәтиҗәне белү өчен көтеп торалар иде.
Безнең Комыргуҗа авыл җирлегендә сайлауларга әзерлек бүгенге көндә дә яхшы бара. Һәркем сайлау дәрте белән эшли, яши. Без сайласы депутатлар да халыкларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өстендә эшләсеннәр. Дөрес, күп эшләр башкарыла, Аллага шөкер, киләчәктә дә шулай эшләп, республикада халык иминлектә, мул тормышта яшәсен иде. Без, өлкән буын, күпне күрдек. Иң кадерлесе- тынычлык. Аннан соң сәламәтлек. Калганын бергәләп булдырып була. 14 сентябрьдә мин үзем бик теләп сайлауларда катнашып, тавышымны бирәчәкмен. Бергә булыййк, бердәм булсак кына ялгышмабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев