Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа судья билгеләнде

Әтнәдә җәмәгать судында – яңа кеше. Ул – Ләйсән Камил кызы Сабирова.

Район җәмәгать судына яңа кеше билгеләү турында Татарс­тан Дәүләт Советы карары 2020 елның 16 июлендә үк чыгарылган иде. Октябрьнең беренче көнендә Ләйсән Камил кызы 1 санлы район судында ант кабул итте. Яңа хөкемдар 2008 ел­да Казан федераль уни­вер­си­тетының юридик факультетын тәмамлаган. 2013 елдан суд сис­темасында эшли. Әтнәгә кайтканчы Казан шәһәренең Яңа Савин район судында хөкемдар ярдәмчесе булып эшләгән.
“Үз вазыйфаларымны намус белән башкарырга, бары тик законга буйсынып, гадел хөкем итәргә, судья  бурычы һәм намусым кушканча, гадел булырга тантаналы рәвештә ант итәм”, – диде ул булачак хезмәттәшләре алдында үзенең антын китереп. Үз чиратында район суды рәисе Азат Нәҗмиев аңа эшендә уңышлар теләп узды, озак һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
Закон нигезендә, хөкемдар ант кабул иткәннән соң ук эшкә керешергә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев