"Яшүсмерләрне саклагыз", - ди районның Балигъ булмаганнар комиссиясе секретаре
Сәбәбе - җитди. Узган айларда балалар һәм яшүсмерләрнең суда батып үлү очраклары бик күп булды.
"Су коенмасыннар дип әйтү генә дөрес булмас. Гомумән, әти-әнидән башка су ярына якын бару ук тыела", - ди ул. Мондый очраклар ачыкланса, ата-анага каршы административ протокол төзеләчәк. Аң булыгыз, райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев