Әтнә таңы

Юл һәлакәтенә очраган егетнең мәетен икенче көнне генә табып алалар

Моңа юл һәлакәтенең төнлә булуы комачаулый.

ТР Чирмешән районында трассадан чыгып киткән чит ил машинасы шоферын иртән генә күреп алалар. Бу хакта «Безнең Чирмешән»яза. Узган төнлә Лашман һәм Күтәмә авыллары арасында юл-транспорт һәлакәте булды. Яңа Чишмә районыннан 22 яшьлек егет Чирмешән ягыннан бара. Автомобильнең тизлеге зур була, һәм күпмедер вакытта ул идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып,аша басуга чыгып оча.«Автомобиль юлдан  65 метр ераклыкка төшә, шуңа күрә төнлә аны берәү дә күрмәде», — дип аңлатты район ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

Реклама

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: