Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алмагач һәм грушаны иртә яздан эшкәртү

"Иртә язда бакчаны төрле авырулар һәм корткычларга каршы ничек эшкәртергә" мәкаләсенең алмагач һәм грушага бәйлесе белән таныш булыгыз.

Кар эрүдән бөреләр бүрткәнчегә кадәр вакыт, алма һәм грушаларны алма һәм гөмбәчек инфекцияләреннән эшкәртү өчен иң кулай вакыт санала.  

Бөреләр бүрткәнче, агач кәүсәләрен һәм агач тирәсендәге җирне “мочевина” эремәсе белән (10 л суга 300 г) сиптерергә була. Мондый эшкәртү кышлаган корткычларны юк итәргә ярдәм итәчәк.

Бөреләр бүрткәнче, Бордо катнашмасын кулланып, "зәңгәр сиптерү" үткәрәләр. Бу препаратны үз вакытында сиптерү җиләк-җимеш агачларын паршадан һәм монилиоздан саклый.

Бөре бүрткәнче, алма һәм грушаны тимер купоросы белән дә эшкәртергә мөмкин. Мондый эшкәртү агачларны корткыч бөҗәкләрдән, шулай ук гөмбәчек авыруларыннан саклаячак. Бу препаратның эретмәсен агачларның үзләренә генә түгел, ә бәлки кәүсә тирә-ягына да сиптерергә була. 200 г тимер купоросын 10 литр суда изегез.

Чыганак: http:// https://www.ogorod.ru/ru/sad/care/14001/Chem-mozhno-obrabotat-sad-ot-bolezney-i-vrediteley-ranney-vesnoy.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев