Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тычканнардан ничек котылдым...

Беренче салкыннар килеп җитүгә үк “кунак”лар килде. Бу кимерүчеләр яшелчә һәм башка продуктларны бозарга, шул ук вакытта төрле авырулар таратырга мөмкиннәр икәнен һәркем белә.

Без бу кечкенә "күршеләр" белән көрәшү юлларын эзли башладык.

Башта тычкан тәбеләре куйдык, нигездә, алар куелган бурычны үтәделәр. Әмма бераздан шау-шу башланды, әйтерсең лә безнең янәшәбездә яшәүче барлык тычканнар да җыелды. Күреп шаккаттык: алар тәбегә эләккән үле иптәшләрен яшерен генә, без күрмәгәндә каядыр ташыйлар һәм моны бик тиз башкаралар, хәтта кеше булу да аларны борчымый. Без, дөресен генә әйткәндә, күргәннәрдән шок хәлендә калдык, үз тормышыбызда мондый хәлләрне беркайчан да күзәтмәдек бит.

Моннан соң интернеттагы мәгълүматларны укып, аларның нинди максат белән үле иптәшләрен ташулары аңлашылды. Баксаң, алар белән тукланалар да икән бит! Бу көтмәгән ачыш булды!

Ниһаять, “кунак”лар азайды, шуңа карамастан без бу проблеманы хәл итү юлларын эзли башладык. Корткычларга каршы көрәш турында мәгълүматны укып, без шикле алымга барырга булдык – куркытып карарга булдык. Нәрсә белән дип уйлыйсызмы? Эт йоны белән! Аны мөмкин булган бар җиргә дә тараттык, моннан соң, тычканнарның тавышы тынды. Без моны, чыннан да шуның аркасында дип өздереп әйтмибез, тик менә ике атна вакыт узды инде, кимерүчеләр үзләре турында белдермиләр.

Чыганак: https://zen.yandex.ru/media/mastermihail/ochen-prostoi-sposob-izbavitsia-ot-myshei-5def98ff78125e00b2470d1d?&utm_campaign=dbr&secdata=COn61oHvLSAMMICgAQ%3D%3D

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/%D1%81%D0%BB%D0%BE%D0%BD-%D0%B7%D0%B5%D0%BC%D0%BB%D0%B5%D1%80%D0%BE%D0%B9%D0%BA%D0%B8-%D0%B6%D0%B8%D0%B2%D0%BE%D1%82%D0%BD%D1%8B%D1%85-983015/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев