Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зәй мәктәбендә «Кванториум " мобиль технопаркы дәресләре башланды»

Укучылар IT-өлкәдә эшләүче белгечләрнең эше белән танышачак.

Зәйнең 7 нче мәктәбендә октябрь башыннан «Кванториум» мобиль технопаркының дәресләре башланды, дип язалар «Зәй Яңалыклары».

Мәктәп Яр Чаллының «Кванториум» мобиль технопаркы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү төзеде. Шуның аркасында укучылар IT өлкәсендә белгечләрнең эше турында белә алачаклар.

Технопарк укытучылары Зәй мәктәбенең 5-11нче сыйныф укучылары белән актив эшли һәм дүрт юнәлеш буенча тирән белем бирә: VR/IT-КВАНТУМ, Гео/Аэроквантум, промдизайн КВАНТУМ, High-tech КВАНТУМ. Быел укытучылар мәктәпкә өч тапкыр барачаклар.

Проектның максаты-инженер һәм фәнни һөнәрләрнең абруен күтәрү. Ул «Мәгариф» милли проектының «һәр баланың уңышы»федераль проекты буенча тормышка ашырыла.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда ике мобиль «Кванториум " технопаркы төзеләчәк»

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/14-10-2020/v-zainskoy-shkole-nachalis-zanyatiya-mobilnogo-tehnoparka-kvantorium-5778550

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев