Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Армия – егет кеше өчен сынау урыны

Саратов өлкәсе Шиханы шәһәрендәге хәрби частька кабат сәфәр кылынды

Бу беренче сәфәр генә түгел. 2007 елдан бирле ел саен шулай анда хезмәт иткән егетләребезнең хәлләрен белеп торалар. Соңгы елларда очрашуларны татар халкының милли ашлары проекты кысаларында оештырып, якташ солдат егетләребезне зур табын әзерләп, милли, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.
– Без инде үзебезнең Арча һәм Әтнә районнары хакимияте исеменнән үзебезнең армиягә алынган егетләребезнең хәлен белергә килдек. Милли татар ашлары проекты кысаларында бәйрәм күрсәтәбез. Җитәкчеләребезнең, әти-әниләрнең сезнең өчен борчылган һәм кайгыртканнарын тойсыннар өчен бирегә килдек, – диде үзенең чыгышында Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов.
– Башка районнар, төбәкләр белән бернинди элемтә юк. Сезнең белән элемтә күптәннән бара. Телекүперләр аша да аралаштык. Ерак юлларны якын итеп частька килеп торасыз. Сезнең егетләрегез турында бернинди начар сүз әйтә алмыйбыз. Тәртипле, дисциплиналы, яхшы егетләр,  – диде аңа җавап итеп часть штабы начальнигы Владимир Попов.
Бүгенге көндә Әтнә һәм Арча районнары буенча 160тан артык егет армия сафларында, диде хәрби комиссар үзенең чыгышында.
Коронавирус вакытында частьта хәлнең ничек торуы белән дә кызыксындылар. Ни дисәң дә, ата-аналар өчен беренче чиратта балаларының сәламәтлеге кадерле. “Бөтен саклану чараларын үтәдек. Частьта авырган кеше булмады”, – диде Владимир Попов.
Бүгенге көндә Шиханыдагы частьта Арча районыннан – 14, Әтнәдән 1 егет хезмәт итә. Хәрби комиссар берничә егеткә әти-әниләре биреп җибәргән күчтәнәчләрне дә тапшырды. Егетләр белән ачыктан-ачык әңгәмә оештырды.
– Безне зурлап килгәнегез өчен барлык солдатлар исеменнән рәхмәт әйтәсем килә, – диде биредә хезмәт итүче егетебез, Күшәр авылыннан Нияз Нигъмәтҗанов. Икеләнеп торучыларга исә: – Хезмәт итәргә һичшиксез барырга кирәк. Солдатлар бик кирәк, – диде.
Делегация егетләр яши торган казармада да булдылар. Биредәге яшәү шартлары белән дә таныштылар. Иң беренче булып Саратов өлкәсенә барган журналистыбыз Сурия Мингатина да ул вакыттагы солдат тормышына исе китеп кайткан иде. Егетләр дә яшәү шартлары белән канәгать.  
– Мин хәрби комиссар буларак, мәктәп яшеннән карап үстергән егетләр бу минем. Алар киткәндә: “Алмаз абый рәхмәт”, дип киткәннәр иде. Инде менә бүген: “Иптәш подполковник рәхмәт”, дип әйтәләр. Инде бу армия тормышына керде дигәнне аңлата, – диде Алмаз Борһанов егетләр белән аралашу вакытында.
Соңыннан егетләр шушында кадәр килеп хәлләрен белгәннәре, милли ризыклар, милли көйләр белән матур чара оештырулары өчен рәхмәтләрен белдерделәр. “Башка бер җирдән дә килгәннәре юк. Башка егетләр безгә кызыгып, көнләшеп карый, ә без горурлык хисе кичерәбез”, – диделәр һәм калган күчтәнәчләрне иптәшләрен сыйларга казармага алып киттеләр. Кайтыр алдыннан солдат егетләребез белән һәйкәлләргә веноклар салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев