Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Артист машинада кеше бәрдереп үтергән

РФның атказанган артисты Михаил Ефремов Мәскәү үзәгендә кеше һәлак булган авариядә гаепле булып чыкты.

Сигезенче июньдә 21:44 сәгатьтә Смоленск мәйданында Ефремов зур тизлек белән каршы як полосага чыгып, автофургон белән бәрелешә. Полицейскийлар артистны тоткарлаган. Медицина тикшерүе аның исерек булуын раслады.

Автофургон йөртүче авариядән зыян күрүчене авыр хәлдә Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтында хастаханәгә салганнар. Бүген иртән ул алган травмалардан вафат булды.

Хәзер актерга карата исерек хәлдә кылынган, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җинаять эше кузгатылган. Аңа өч елдан җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Әмма зыян күрүченең вафатыннан соң, аны Җинаять кодексының биштән 12 елга кадәр төрмәдә утыруны күздә тоткан тагын да авыррак маддәсе буенча да гаепләргә мөмкиннәр.

Чыганак: https://vk.com/tatarinform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев