Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Штрафлар салу дәвам итә

Соңгы көннәрдә рес­публикабызда пандемия белән бәйле рәвештә таләпләр үтәлешенә аерым игътибар бирелүе берәү өчен дә сер түгел.

Беренчедән, җылы җәйләр артта калды, көзләргә кердек. Көне кояшлы булса, алдаучан. Шул ук вакытта әле монда, әле тегендә салкын тиеп авыру очраклары турында ишетеп торабыз. Республика җитәкчелеге пандемия белән бәйле чикләүләр булмаячак дип өметләндерсә дә, шик тә юк түгел. Шуңа да маска режимын төгәл үтәү кирәклеге һәркемгә мәгълүм.
Чикләүләр безгә апрель аенда кертелгән иде. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗевтан алынган мәгълүматлар буенча, шул чордан алып чикләү таләпләрен бозучыларга  барлыгы 500 дән артык протокол төзелгән. Шуның 22се – вазыйфаи затларга карата. Штрафлар суммасы – 600 мең сумнан артык. 400 мең сумы – гади халыкка салынган булса, 100 меңнән артыгы – вазыйфаи затларга кагыла. Пандемия чорында таләпләрне үтәмәгән өчен вазыйфаи затларга каралган  иң зур күләмдәге штраф – 30 мең сум районда дүрт эшмәкәргә салынган.
– Полиция хезмәткәрләре тарафыннан пандемия белән бәйле рейдлар моңарчы да узып килде, киләчәктә дә дәвам итәчәк, – ди җитәкче. Маска режимы дәвам итә, халык онытмасын иде – ки­бетләргә, җәмәгать урыннарына кергәндә бу мәҗбүри. Моны кемнеңдер теләге буенча башкарыла дип түгел, ә бәлки, үзебезнең сәламәтлек һәм куркынычсызлык өчен кирәклеген аңлап кабул итсәк иде. Сатучыларга исә моннан тыш перчатка киеп эшләү дә таләп ителә. Игътибарлы булыйк, барысы да үзебезнең кулда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев