Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

«Блендер» отучы Сания апа

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте уздырган “Языл һәм бүләкләр от” акциясенең ике җиңүчесе безнең районның Яңа Бәрәскә авылыннан Сания Гыйльфанова үзенең акциядә катнашуын белми дә калган.

– Елның-елында “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте үткәргән “Языл һәм бүләкләр от” бәйгесенә катнашырга, дип уйлыйбыз да, шул килеш онытылып кала. Быел да катнашырга, дип уйладык, бары тик соңгы көннәрдә генә әнинең “Әтнә таңы” газетасы һәм “Салават күпере” журналына язылганын белдем дә, почтальоннан квитанцияләрне алып, Казаннан гына бәйгегә юлладым, – дип уйлары белән бүлеште кызы Ләйсән.
Сүзгә Сания апа кушыла:
– “Әтнә таңы” газетасына иң беренче итеп язылып куям. Үз гомеремдә бер тапкыр язылмый калган идем. Шулкадәр юксындым газетаны. Хәзер бер тапкыр да калдырганым юк. Аннары ике Салават күпере журналына язылам. Оныкларыма укытыр өчен. Бер оныгым үземнең янда, икенчесе Балык Бистәсендә яши, – диде ул.
– Ни дә булса отарга өметләндегезме соң? – дип сорыйм, бәйгегә квитанцияләрне юллаган кызы Ләйсәннән. Ә ул елмаеп: «Юк. Ел саен катнашасы килгәч, быел ничек тә вакыт табып, квитанцияләрне җибәрдем, әни белми дә калды». Насыйп мал, тешне ватып керә, диләрме әле. Блендер ватылмыйча эшләп кенә торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев