Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Ел вакыйгасы: Мөндеш авылы фермеры Мәңгәр белән Мөндеш арасына юл салды

30 декабрь көнне "Әтнә таңы" ның ачык группасында

Районыбыздагы нинди вакыйганы ел вакыйгасы дип атар идегез?
Без елның төп вакыйгалары исемлеген төзедек. Исемлектән берсен сайлап, тавыш бирегез. Әгәр без берәр вакыйганы оныткан булсак, комментарийларда языгыз. #СобытиеГодавРайоне - дип газетабызның  ачык группасында https://vk.com/atnyatany сораштыру игълан иткән идек. 

91 кеше тавыш бирде. Мондый сораштыруларны без тагын уздырачакбыз. Группага да керүегезне сорыйбыз. 

Нәтиҗәдә 

Мөндеш авылы фермерының Мәңгәр белән Мөндеш арасына юл салуы - 34,07 процент -31 тавыш бирелде.

Режиссерыбыз Рамил Фазлыевның "Республиканың иң танылган 30 кешесе" исемлегенә керүе - 13,19 процент - 12 тавыш,

Яңа Шашы мәдәният йорты ачылу - 10, 99процент - 10 тавыш,

Әтнә дәүләт драма театрының "Бәхет кошы" спектакленең "Тантана -2019"да "Балалар өчен иң яхшы спектакль " номинациясендә җиңү яулавы - 10, 99 процент -10 тавыш, 

Районыбызда көнлек тулай савымның 250 тоннага җитүе -9,89 процент,  - 9 тавыш, 

Районда уртача хезмәт хакының 26100 сум булуы - 9,89 процент,  - 9 тавыш, 

Күңгәр авылында балалар бакчасы ачылу - 6,59 процент, - 6 тавыш,

6 райондашыбызның "Татарстанның агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" бәйгесендә җиңеп, 100 мең сум грант отулары- 4,4 процент - 4 тавыш җыйды.

Катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. 

Фото ачык группаныкы- С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев