"Иң беренче булып бирдек"
Көннәр суытты, җылы өйгә керәсе килә. Ә оешмаларда эшләүчеләр җылыдамы?
Җылыда булырга охшаган, чөнки район коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров әйтүенчә, аларга караган җылылык системалары көйле һәм алар инде эшли башлаган.
- Коммуналь хуҗалыкка караган котельнаялар тәртиптә, тикшерү үткән һәм алар бүгенге көндә тулы көченә эшләрлек. Без районнар арасында иң беренче булып җылы бирүчеләрдер әле. Узган атнаның сишәмбе-чәршәмбе көннәрендә үк җылы бирә башладык, - диде Рамил Рафаэль улы.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев