Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Илсөя Бәдретдиновага: «Сиңа 40 бит инде»

Татарстанның популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова «Эй, балачак» исемле җырына клип төшерде. Әлеге клип 60-70нче еллар стилендә булачак. Съемкаларның ничек узуы, Илсөянең хис-кичерешләре турында үзе белән Шәһри Казан сөйләште.

Татарстанның популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова «Эй, балачак» исемле җырына клип төшерде. Әлеге клип 60-70нче еллар стилендә булачак. Съемкаларның ничек узуы, Илсөянең хис-кичерешләре турында үзе белән Шәһри Казан сөйләште. – Илсөя, яңа клипның идеясе кемнеке? Ялгышмасам, анда төркемең белән тулы составта төштегез. – Клипның идеясе – үземнеке. Төркем белән җәй буена очрашмагач, бик сагынышкан идек. Җыелышып күңелле генә клип төшерәсе килде. Барысына да иске чемоданнардан балачактагы, яшь чактагы киемнәрен киеп, уенчыкларын тотып килергә куштым. – Съёмкалар нәрсәсе белән истә калды? – Иртәнге сәгать 7дә көлә башлаган идек. Клипны төнге сәгать 12гә кадәр төшердек. Соңыннан көлеп булмый башлады. Гомеремдә дә ул кадәр көлгәнем юк иде. Аланда шашлыклар, шулпалар пешереп, туңдырма ашап, уеннар уйнап мәш килдек. Шулкадәр күңелле көн булды! Хәтта клип төшергәнебез дә онытылды, булдыра алганча тырыштык. – Илсөя, ул көнне кызыклы фотолар белән Инстаграмда да уртаклаштың. «Җитди итеп карап, әллә ниләр язып азапланмагыз», дидең. Менә шул «әллә ни»не язучылар булдымы? – Язганы гел язып тора. Без, Аллага шөкер, үзебезнекен эшләп торабыз. «Сиңа 40 бит инде», «Башың киттеме?», «Юләрләндең инде», «Нигә мондый колготки кидең?» һәм башка күп төрле комментарийлар яздылар. Беләсеңме, элеп тә бирмим! Ләкин һәрбер нәрсәдән негатив эзләп утыручыларга караганда, юморны аңлап, тормышны яратып, елмаеп яши торган киң күңелле кешеләр күпкә күбрәк! – Клип кайчан чыгачак? – Август ахырына дип өметләнәбез. Мин бу клипны бик зарыгып көтәм! Чыганак: Шәһри Казан
Тулырак: http://www.sahne.ru/news/xeberler/ilsya-bdretdinov-sia-40-bit-inde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев