Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Күңгәр мәдәният йортында – шигырь  бәйрәме - фоторепортаж

Мәдәният йортында  бүген  Күңгәр мәктәбе укучылары ике китап авторы Рүзия Камаева белән очраштылар. Аны мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Галиева оештырды.

Очрашуга  “Күңел чыңы” иҗат түгәрәге әгъзалары исеменнән без – төркемнең җитәкчесе, “Әтнә таңы” журналисты Сүрия Мингатина, Язучылар союзы әгъзасы, шагыйрә Гөлүсә Батталова  белән бергәләп бардык.  

Ник дигәндә мондый кызу заманда шигырь бәйрәмен сирәк үткәрәләр, аннан соң мәктәп укучыларының шигырь белән кызыксынулары  ни дәрәҗәдә икәнлеген беләсе килү теләге дә көчле, өченчедән, Рүзиянең үз шигырьләрен укуын тагын бер кат тыңлыйсыбыз килде.

2015 елның ноябрь аенда  Рүзиянең Казанда  “Юность” мәдәният йортында шигырь бәйрәме узган иде  http://ijat-rt.ru/r%D2%AFziya-kamaeva/  Зур тәэсирләр белән кайткан идек. Аны үзебезнең Әтнә егете Азат Фазылҗанов оештырган иде.

Ә бүгенгесен авылдашлары үткәрде. Укучы балаларны иҗат кешеләре, бигрәк тә үз якташлары белән очраштыруның әһәмиятен кайсыбыз аңламый икән. Бу – иҗат белән бергә,  ана теленә мәхәббәт тә тәрбияләү.

Казан артының  Әтнә төбәгеннән чыккан язучылар белән ничек горурланып үстек без. Чөнки алар күп иде, алар безнең горурлыгыбыз да булдылар. Кызганыч, акрынлап мәңгелеккә китеп баралар. Ә бүгенгебез, аяныч, тотып алып күрсәтерлек язучы-шагыйрьләребез калмады. Язучылар союзында өлкән язучылар Илдар абый Низамов, Фәйзи абый Галиев белән бергә яшь шагыйрәбез Гөлүсә Батталова  гына бар.

Алмашны әзерләү - безнең буын бурычы. Мәктәп  укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре менә шундый кичәләр оештырып, мәктәпләрдә түгәрәкләр алып барсалар,  без күтәреп алсак, шагыйрьләребез, өметле каләм ияләре килеп чыгар иде.

 Бүгенге көндә “Күңел чыңы” төркемендә ныклап  шигырь язучы 10 кеше бар.  Шуларның берсе – Рүзия Камаева. Калганнары каләмнәрен чарлый. Өметлеләр.

Менә бүген тамаша залында Рүзия апаларының шигырь укыганын бирелеп тыңлаган мәктәп укучылары да  сокландырды.

Азрак озакка да сузылды очрашу, тик алар китмәделәр. Үзләре Рүзия апаларының шигырьләрен укыдылар.

Өмет белән кайттык беу очрашудан. Ял иттергәне өчен, оештыручы мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Галиевага рәхмәтебезне дә әйттек. Соңгысы түгел икәнлеген дә аңлап кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев