Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Халыкка – Рәхмәт хаты

Ташчишмә, Иске Өҗем, Мокшы авылларында гошер сәдакаларын бәрәңге һәм төрле яшелчәләр буларак җыеп, Яңа Кенәр интернат мәктәбендә тәрбияләнүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырып кайттылар.

Мондый ярдәм инде тугыз ел дәвамында башкарыла. Бу уңайдан мәктәп-интернат директоры Ленар Вәлиев исеменнән Рәхмәт хаты килеп төште.
Аерым алганда, “Шушы авылларда яшәүчеләргә, имам Фәрит Хәбибрахмановка, Самат Бәйрәмов, Фәннур Әхмәтгалиев, Зиннур Әскаров, Рөстәм Галимов һәм Габделнур Әскәровка мәктәп-интернат коллективыннан һәм балалар исеменнән чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Рәхим-шәфкатьле булуыгыз белән бик зур ярдәм күрсәтәсез”, – диелә хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев