Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Мәктәпкә җыенырга ярдәм итик

Районыбызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дип исемләнгән хәйрия акциясе дәвам итә.

Әлеге акция 7 августта старт алган иде. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенең максаты – күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итү. Елның-елында район оешмалары, эшмәкәрләр, изге күңеллеләр әлеге акциягә кушылалар.
Бүгенге көндә “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә 12 оешмадан канцтоварлар китерелгән. “Хәйрия акциясе 17 августка кадәр дәвам итә. Теләге булган һәркемне хәйрия акциясенә кушылырга чакырам”, – диде үзәк җитәкчесе Зөлфирә Сәләхова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев