Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Коррупциянең тамырлары тирән

Соңгы елларда коррупция проблемасы иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле дәрәҗәләрендә: халыкара, милли, территориаль, тармак, шәхесара даирәдә алгы планга чыга.

Бүгенге көндә дә әлеге мәсьә­лә күз уңында. Шул хакта Әтнә районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Лилия Фәтхуллина белән сөйләшәбез.
– Коррупция, үзебезчә әйтсәк ришвәтчелек борынгы заманнарда ук туган  тискәре социаль күренеш буларак яшәвен дәвам итә.
Аның  тарихи тамырлары, мөгаен, кемгәдер ялагайлану өчен бүләк бирү гадәтенә  барып тоташадыр.
Кыйммәтлерәк бүләк тапшыручыларның гозере тизрәк үтәлгән. Шуңа күрә борынгы кабиләләрдә каһиннәргә бүләкләтә түләү норма  саналган.
Гади тел белән әйткәндә, коррупция – шәхси максатларда ачык  мөмкинлекләрдән файдалану дигән  сүз  ул.  Ә законнарда аңа беренче тапкыр билгеләмә 2008 елда кабул ителгән “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законда бирелә. Әлеге законда әйтелгәнчә,  коррупция – ул хезмәт урыныннан вәкаләтләрдән явызларча  файдаланып, ришвәт бирү, ришвәт  алу, коммерцияле  сатып  алу, яки    вазифаи хәлдән  җәмгыять һәм дәүләтнең законлы  мәнфәгатьләренә  каршы килеп, акча, кыйммәтле  әйбер, башка  төрле  мөлкәт рәвешендә файда алу максатында файдалану, яки   санап  кителгән   хәрәкәтләрне  юридик зат исеменнән яисә аның  мәнфәгатьләрендә  файдалану дигән  сүз.
– Район халкы әлеге күренешләр белән очрашкан очракта, кая мөрәҗәгать итә алалар?
– Коррупция күренешләре буенча җинаять кылу фактлары турында безнең район халкы администрациягә, прокуратурага яки полициягә хәбәр итә ала.  Бу ришвәтчелек, хезмәт ялганы, вазыйфаи затларның үз вәкаләтләреннән явызларча файдалануы һәм артуы турында хәбәр булырга мөмкин. Мондый хәбәрләр буенча тикшерүләр үткәрелә, җинаять эше кузгату яки кузгатудан баш тарту турында карарлар кабул ителә.
Белешмә
 Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч  телефоннары: Әтнә район прокуратурасының ышаныч телефоны, тел. (84369) 2-15-60. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә муниципаль районы буенча бүлегенең ышаныч телефоны, тел.: (84369) 2-15-75. Әтнә муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Лилия Фәтхуллина, эш телефоны: 8(84369) 2-10-71.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев