Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Меңнән артык үлем

Өч ел элек тә Татарстанның 4 районында кош гриппы белән авыру очраклары ачыкланган иде. Аннан соңгы елларда ул-бу куркыныч булмады. Ветеринария бүлеге белгече Салих Шаһиев белән шул хакта сөйләштек.

– Быел да кош гриппы белән бәйле очрак­лар булды бугай?
– Әйе, 30 июль көнне Чиләбе өлкәсендә, ә күптән түгел Татарстанның Буа. Тәтеш районнарында казларда шундый авыру табылды. Иң куркынычы шул – аларны авылларга алып барып, арзан бәядән сатып йөриләр, дигән хәбәр бар.  Әгәр андый очракка тап булсагыз, кичекмәстән авыл җирлегенә хәбәр итегез.
– Ул авыру казларны нишләтәләр?
– Буада ачыкланган очракта бер көндә генә меңәрләгән казны чокырга салып, яндырып юк иттеләр. Районның бер крестьян-фермер хуҗалыгында ачыкланган ул. Күрше Чуваш рес­публикасындагы шәхси эшмәкәрдән каз сатып алып, үзләренеке белән кушкан булган. Биредә ветеринария белгечләре меңнән артык кошны юк иткәннәр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария буенча баш идарәсе хәбәр итте.
– Әйе, гомергә истә калырлык очрак булган бу. Андый хәлгә тарымас өчен нишләргә икән?
– Беренче чиратта, ветеринар белешмәсе булган кош-кортны гына сатып алыгыз. Әлбәттә, ветеринария бүлегенә дә мөрәҗәгать итегез. Әгәр хуҗалыгыгызда кош-корт үлсә, мал табибларына хәбәр итегез. Шул вакытта, уртак тырышлык белән, бу авыруны авызлыклый алырбыз. Кош-корт асрау­чыларга тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәм: кошлар ишегалдында яки урамда йөрмәсен, территорияләре сетка белән әйләндерелгән булырга тиеш. Шул ук вакытта тавык йомыркаларын юып, яхшылап пешереп кулланырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев