Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Рузия Камаева - "Җаналмам"

Якташыбыз Рузия Камаева төрле жанрдагы шигырьләре белән сокландыра. Шуларның берсе - "Җаналмам" дип атала. Укып карагыз!

Җаналмам.
Дөньясыннан туеп, өмет өзеп,
Хәлдән таеп алган Ярадан
-Терелә алмам,- дип кул селтәгәндә
Син торгыздың мине Яңадан.

Көл астыннан таптың очкын- җанны,
Күбәләктәй алдың Кулыңа,
Сулышың өреп, өмет бүләк иттең,
Учагым ут алды Тыныңнан.

Бер өн булып килдең төшләремә,
Кайтаваздай төштең Таулардан,
Кояш булып чыктың офыклардан,
Ал нур булып иңдең Таңнардан.

Син булмасаң җанда җылы булмас,
Синнән башка мин бит Яналмам,
Синең белән генә дөньям якты,
Синдә яшәү көчем, Җаналмам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев