Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Семинар эчтәлекле булды

Район территориясендә урнашкан оешмаларның эшчәнлегендә барлыкка килгән архив фондын саклау максатында, “Татарстан Республикасы дәүләт архивы” вәкилләре катнашында архив эше өчен җаваплы хезмәткәрләр белән методик семинар үткәрелде.

Семинар ике мәйданчыкта – беренчесе “Ашыт” спорт комп­лексында, икенчесе – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының уку залында үтте. Семинарда мәгариф хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре хезмәткәрләре, барысы 50дән артык кеше катнашты. Семинарда “Татарстан Республикасы дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе директорының Татарстан Рес­публикасы архив фондын формалаштыру буенча урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчиклы,  баш архивчы Наталья Капралова, Әтнә районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Роза Фидаева чыгыш ясады.
Архив эше буенча узган әлеге семинарда бу өлкәгә кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барды. Документларны архивлаштыру, эш кәгазьләре белән эшләү тәртибе, архив документларын саклау, бу эшнең нечкәлекләре турында бик тәфсилләп аңлатты Дәүләт архивы вәкилләре.
Шунысын да әйтергә кирәк, 2020 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасы Дәүләт архивында XII гасырдан хәзерге вакытка кадәр 6 млн. берәмлек саклау берәмлеге саклана. Рес­публика архив хезмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Архив фонды документларын саклау, комп­лектлау, исәпкә алу, фәнни һәм иҗтимагый әйләнешкә кертү, архивчыларның фәнни һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеген көчәйтү, халык­ара һәм төбәкара элемтәләрне үстерү, өзлексез архив белеме бирү системасын эшләү буенча планлы эш алып барыла.
Киләчәк буынга тиешле мәгълүмат үзенең тарихи байлыгын югалтмый барып җитүдә зур роль уйнаган архив эшчәнлеге җәмгыять өчен олы әһәмияткә ия. Һәм бу һәр оешмага, һәр кечкенә генә җәмгыятькә дә кагыла. Моңа охшаш семинарлар, ике арадагы тыгыз бәйләнеш – әнә шул эшне оештыруда төп этәргеч булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев