Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Әтнә юллары гел яңарып тора

Ел саен теге яки бу участокта автомобиль юллары яңарып тора. Без моңа ияләнгән, күнеккән – әллә ни игътибар итмибез.

Казаннан килгән юл оешмасы җитәкчесе Рамил Бәширов белән шул хакта сөйләштек.
– Моны тану өчен чит төбәккә димим, автомобильдә Татарстанның башка районнарына барып кайту да җитә, – ди ул.
Аның сүзләрен бәхәссез хак итеп кабул итәргә була. Хезмәте белән бәйле рәвештә кая гына бармый да, кайда гына булмый ул! Менә безнең Әтнә районына да килеп чыкканнар. Каенсар урманлыгы, ягъни, “Чулпан” лагерена борыла торган турыда су ага торган торбаны алыштыралар алар.
– Сентябрь аена кергәч башладык, бүген октябрьнең 8е – тагын ярты айдан тәмамларбыз да мөгаен, – ди ул.
Олы Әтнә-Арча юлын таптау­чылар белә: биредә ул турыны юл кырыена төшеп, әйләнеп узарга кирәк. “Вакытлы кыенлык кына бу”, – дип ышандырдылар монда. Ә эш, дөрестән дә, кызу темплар белән бара. “Doosan” экскаваторы бертуктаусыз диярлек су агу өчен урнаштырылган яңа канау алдыннан балчыкны чыгарып, “КамАЗ”ларга төяп тора, тегеләре ташып торалар.
“Doosan” корпорациясе – Көньяк Кореяның эре Халыкара холдингы, башлангычы 1896 елга барып тоташа. 2005 елдан башлап данлык­лы Daewoo брендын да сатып алды.

Яңа канауны инде урнаштырганнар – экскаваторчы Фәннур әйтмешли, Сабантуйда бу канау аша мотоузыш уздырырга була хәзер.
Ә канау алдын тигезләү, таш ташып ныгыту, балчык чыгару эшләре барышын көйләп торучы Илһам күптән эшли биредә. Су агып сазлыкка әйләнгән җир эчендә “йөзсә” дә, тегеләренә дә, монысына да күрсәтмә-киңәшләр бирергә өлгерә. Хәер, эшчеләрнең күбесе биредә, чын мәгънәсендә, йөзә дияргә була. Грунт сулары да бик якын, күрәсең. Ә агымсуны бераз ерактанрак, кырыйдан агызып җибәргәннәр.
Райондагы базада урнашкан “Татавтодор” егетләре өчен дә кызу эш өсте дәвам итә. Бүгенге көндә юл кырыендагы үләнне, куаклык-агачларны чабып юк итү белән мәшгуль алар. Бу хакта инженер-диспетчер Айназ Шаһиевтан сораштык.
 Җәен эшләгәннәре күп булды. Соңгысы – Күшәр-Чишмәле Сап юлы белән бәйле, биредә асфальт өстенә асфальт җәйделәр. Барысы 1 километр 170 метр арада, халыкча итеп әйтсәк, яңа асфальт җәелде. Ә Кышлау янындагы кинәт күтәрелә һәм сизелерлек итеп дулкынландыра торган калкулыкны тигезләү эшләре барды. Киләсе елга монда юл кырыен эшләп бетерергә һәм асфальтны яңартырга планлаштыралар.
Кыскасы, район юлларын ремонтлау, яңарту эшләре бертуктаусыз дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев