Әтнәдә волонтерлар 17 өлкән кешегә булышты
Район да волонтерлар эшләгәнен хәбәр иткән идек.
Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында "Кайнар линия"гә килгән шалтыратулар белән кызыксындык.
- "Кайнар линия" ( 88436921618 ) аша мөрәҗәгать итүче 17 өлкән кешегә волонтерлар тарафыннан азык-төлек, дарулар алып кайтылды. Районда 70 тән артык кешедән торган волонтерлар штабы эшли. Һәр авылда волонтерлар билгеләнгән. Алар үзләре өлкәннәр белән элемтәдә торып, кирәк-яракларны алып кайтып бирәләр. Болары 17 дән тыш. Барлык авылларда да волонтерлар бик актив эшли. Без алар эшеннән бик канәгать, - ди "Изгелек" халыкка социаль хезмәте күрсәтү бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Сәләхиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев