Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Төнлә дә юлда алар

Соңгы көннәрдә буранлап кар ява, юллар тиз күмелә, талканлана, аяк атлавы авыр.

Бүген Татарстанның күпчелек районнарында җиңелчә буран көтелә дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте. Димәк юлларга кар салачак. Ә район юллары ничекме?

Районыбыз  юллары, шөкер, чиста. "Татавтодор"ның Арча филиалы Әтнә участогы юлчыларының барысы да юлда соңгы көннәрдә. Әйләнгеч юл бакча башында гына булгач, ничә карасаң да юлчылар китә, тавышлары төнлә дә ишетелә.

4 КамАЗ, 2 грейдер, 3 Беларус тракторы өч  смена эшли  мондый көннәрдә. Исән-имин йөрсеннәр.

С. Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев