Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Әтнәләр, монысы - Кала Тау, ягъни, "Әләшә" аккошлары

Районда Кала Тауның манарасын белмәгән кеше юктыр. Нәкъ шул макнара астында, Ашытның тыныч суында пар аккош сыену урыны тапкан.

Алай дию дөрес булмас, бишләп бәбиләре дә бар аларның. Ата кош башын горур рәвештә башын югары сузып, берничә бәбиен ияртеп, елга уртасына кадәр йөзеп, әйләнеп тә килде әле. Әйләнеп кайтуга ана кош һәм бәбиләр барысы бергә куанышып, нәрсәләрдер "сөйләшеп алдылар". Кыскасы, матур күренеш, искитәрлек манзара. Өстәвенә көн кояшлы, аяз... тирә-якта яшеллек һәм җиләк яфрагы. Инде яфрагын коеп җиләк төшергәннәре дә бар.

Олы Әтнәдән Күәмгә җитәрәк Ашыт елгасы буйларын, андагы матурлыкны да фотога төшергән идем, үзем теләмәсәм дә кадрга эләккәннәр: анда да аккошларны шәйләргә була.

Үзегез күреп хозурланыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев