Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

WorldSkills Russia чем­пио­на­ты­ны­ң­ сайлап алу ярышы узды

Бу бәйге ел саен “Мәгариф” милли проекты кысаларында уза. Ярышлар WorldSkills стандартлары буенча 16-22 яшьтәге студентлар арасында үтә.

Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумыннан Ксения Петухова дистанцион форматта үз эшен яклады. Җитәкчесе – Марат Галимҗанов, техник-эксперты – Фәридә Хәсәнова. Волонтер  да бар, анысы – Илсия Идрисова. Кирәк вакытта ул ярдәм итә.
Техникум мәйданчыгы – бу очракта аерым лаборатория кабинеты тиешенчә җиһазландырылган, барлык таләпләргә дә җавап бирә. Компетенция үзенчәлегенә бәйле рәвештә биредә видеокамералар да бар.
Ксения белән кыскача аралашырга да өлгердем. Ниндидер каушау, дулкынлануның әсәре дә юк анда. Әйтүенчә, 33 конкурсантның 20се финалга уза – ул әнә шуның өчен көрәшә.
– Алдан билгеләнгән җиде компетенциянең икесе буенча җавап тотарга туры киләчәк. Шуларны тиешенчә башкарырга кирәк. Булыр дип уйлыйм, – дип елмая ул.
Булдырырга язсын! Без булдырабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев