Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Ярдәм кирәк - ялгыз калдырмыйк

Бәла уйламаган җирдән килә. Хәер уйланып килгәне дә, уйланмаганы да бик авыр инде аның. Иртән йокыңнан торып, вак- төяк эшләреңне башкарып, эшкә дип өеңне бикләп чыгып киттә, кайтуыңа гомер иткән йорт- җиреңнән төтенләп торган күсәкләр генә каршы алсын әле?!Ничек йөрәгең түзмәк кирәк бу хәлгә?

 

Олы Әтнәнең Камил Якуб урамы,20 йортта яшәгән Розалия Хөсәенованың гаиләсе өчен дә кисәк башка төшкән бу авыр борчу көтелмәгәндә килеп чыга. Ярты сәгать эчендә бөтен бер хуҗпалык, янып, төтенгә әйләнә. Хуҗа хатын да, аның тормыш иптәше дә бу вакытта эштә була. “Әле ярый төнлә булмаган, кычкырып янып үләсе булганбыз”, - ди хуҗабикә. Җитмәсә,әлеге урамда йортлар бер- берсенә бик якын урнашкан. Каршы күршеләре Рәис абый Мирзаянов та дулкынлануын көчкә тыеп тора. “Ярый әле җил булмады, без дә янып бетә идек”, - ди. Ут шулай инде ул, янып кына китсен, бер нәрсәне дә аямый.

Розалия ханым үзе 37 ел буе мәктәп китапханәсендә эшләгән, районыбызда хөрмәтле кеше. Иптәше Комсервиста сварщик булып хезмәт куя. Розалия ханымның балалары гаиләләре белән читтә яши. “Ярый әле оныклар бездә вакыт түгел иде”, - дип тә сөенә ул үзенчә.

Бүгенге көндә гаилә Розалия апаның энесе гаиләсенә сыенган. Авыр хәлдә калган Розалия ханым гаиләсенә сезнең һәм безнең ярдәм кирәк. Барысын да яңабаштан башларга туры киләчәк аларга. Моңарчы районыбыз халкы мондый бәлагә юлыгучыларга битараф калмады. Бу юлы да сынатмыйк, райондашлар. Ил төкерсә күл була, диләр бит. Бөтенебез бергә тотынсак, бик күптән чыкмас. Розалия Хөсәеновага матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен банк счетлары:

“Акбарс” банк картасы – 2200 5301 2907 7921

“Сбербанк” картасы – 2202 2007 6354 3707

Һәр ике карта да Хөсәенова Розалия Камил кызы исеменә бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев