Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Әзер булып тору зарур

Район администрация бинасының утырышлар залында чираттагы терроризмга каршы көрәш буенча комиссия утырышы булып узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каю­мов алып барды. Утырышта федераль куркынычсызлык хезмәтенең Әтнә районы буенча кураторы Рамил Сабитов, комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре рәисләре катнашты.
Җәй ахыры – көз башы бездә бәйрәмнәр белән бәйле. Респуб­лика көне, Белем көне – көтеп алабыз аларны. Ә берничә көн­нән соң – республика Прези­денты сайлаулары. Шул ук вакытта бу чаралар төрле террористик актлар килеп чыгу куркынычы белән дә бәйле. Төньяк Осетиянең Беслан шә­һәре мәктәбендә 1 сентябрь көнне килеп чыккан фаҗигане һәркем хәтерли. Әнә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен алдан ук әзерлек эшләре алып бару зарур.
Сайлаулар чорында куркынычсызлык чаралары буенча Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Радик Заһидуллин чыгыш ясады. Ул бу көнне күреләчәк саклык чаралары хакында сөйләп узды, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сәид Әхмәдуллин аның чыгышына өстәмәләр кертеп җибәрде. Районда барлыгы 10036 кеше бу көнне сайлау участокларына килер дип көтелә, бу сан әле үзгәрешләр кичерергә дә мөмкин. Бу уңайдан, куркынычсызлык хезмәте вәкиле сайлаулар буенча үз фикерләрен белдерде, әлеге чарага алдан ук ныклап әзерләнү кирәклегенә басым ясады. – Билгеле, мондый чаралар үткән вакытта полиция хезмәткәрләре һәрвакыт уяу. Һәр сайлау участогында алдан билгеләнгән тәртип буенча эш итә алар. Әмма, уяулыкны алдан ук башлау кирәклеге хакында онытмасагыз иде. Төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин бит, – диде ул.
Бәрәскә авыл җирлеге җи­тәкчесе Аида Фатыйхованың җирлектә терроризмга каршы көрәш чаралары турындагы, читтән кайтучылар мәсьәләләренә ка­гылышлы чы­гышы тың­лан­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев