Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Патриотик тәрбия

"Башваткыч"та - призывниклар - берсе Әтнәнеке!

"Башваткыч"ка еш бара безнекеләр. Хәрби комиссариат әле күптән түгел генә яшь армиячеләрне алып барган иде.

Бу юлы "Башваткыч"ка төшәргә көз көне армиягә чакырылучылар барды. Пәнҗешәмбе көнне  телевидениегә утызлап җанатар китте.

Ә уенда өч призывник - Арча районының Түбән Оры авылыннан Раил Рис улы Бакиев, шул ук районның Утар Аты авылы егете Рәзил Раушан улы Камалов һәм Әтнә районының Шимбер авылы егете Инсаф Мөдәррис улы Хөснетдинов катнашты. 

-  Егетләребез бик яхшы уен күрсәттеләр. Әлеге уенны октябрь аенда күрсәтәчәкләр. Бу өч егет тә көзге чакырылышта армиягә баручылар. Көз көне 83 егетебезне армия сафларына  озатачакбыз, аларның 71 е - Арча районыннан, 12 се - Әтнә районыннан. Узган чакырылышта китүче егетләребез әйбәт кенә хезмәт итә, алар киткән хәрби частьләр белән элемтәдә торабыз,- ди Арча- Әтнә хәрби комиссариаты комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: патриотизм,