Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Патриотик тәрбия

"Фокус", "Лабиринт", Грант һәм Рәйсә апа

"Без үзебезнең киләчәгебезне үзебез иҗат итәбез! - Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында " ТиК-ТаК» балалар медиа-мәктәбе эшли башлады.

Хәтерегездә булса, без сезне районыбызның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә оешкан   "Фокус" студиясе һәм "Лабиринт"  берләшмәсе белән таныштырган идек.  Кулларына фотоаппарат күтәреп йөрүче  мәктәп укучыларын күрсәгез, баласытып кына карамагыз. Алар зур эшләр башкаралар һәм бик сәләтлеләр. Һәм бик файдалы эшләр белән шөгыльләнәләр.

   Укучылар белән әлеге студия-берләшмәне оештыручылар -  Айгөл Шәйдуллина, Энҗе Бәйрәмова. Максатка юл яручылар дип әйтергә кирәк аларны, беренче грантларын отарга да өлгерделәр, шул грант акчасына үзләренә эшләргә кирәкле җиһазлар сатып алдылар.

       Шушы араларда  беренче проектларын игълан итеп, хыялны тормышка ашыру буенча эш башладылар.  Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарының тормышын өйрәнеп, аларны фото-видеоларга тешереп, тарихны яза да  башладылар.   Күлле Киме  авылында тыл ветераны Рәйсә апа Кушоева янына барып, аның белән, ветераннар советы рәисе Саймә Сабирова белән аралашып, ветераннарның хатирәләрен тыңладылар. 

 - Безнең белән районыбызның яшь  армиячеләре дә, аларның җирле штабы җитәкчесе Сөнгатуллин Руслан Рөстәм улы да  барды.   Без бергәләп Рәйсә апаның сөйләгәнен тыңладык.  "Ватан белән шәхси элемтәне тоймыйча, әби-бабаларның, туган илне ничек яратканын, саклаганын белмичә торып, патриот булып булмый.  - дип сөйли Рәйсә апа. Бөек Ватан сугышы безгә тарих кебек кенә тоелса да, ул сугыш турындагы коточкыч хатирәләр аны ерагайта алмый, безгә тыныч тормыш бүләк итеп, үзләре сугыш кырында ятып калган бабаларыбыз онытылырга тиеш түгел..., -  беренче фоторепортаж,  видеосюжет  ясаучы укучыларыбыз әнә шундый нәтиҗә ясадылар.  Проектта катнашучы укучыларга, камера белән эшләргә өйрәнергә, интервью алырга, оператор эшчәнлеге белән танышырга  да мөмкинлек тудырылды. Алар үзләре алдына куйган максатка ирешә алдылар, дип саныйбыз, - диләр җитәкчеләре Айгөл Шәйдуллина белән Энҗе Бәйрәмова.

Ни дәрәҗәдә эшләүләрен укучыларның фотоларын карап белә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев