Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Патриотик тәрбия

"Туңмадык. Хәрби комиссар күрмәгәнне күрсәтте"

Каенсар урманыда биш көнлек хәрби лагерь эшли башлавын хәбәр иткән идек.

Көннәре дә нинди туры килде, солдат тормышы күк кырыс, үзе салкын, җилле, яңгырлы. Ә балалар, булачак солдатлар булсалар да, алар әти-әнигә һәрчак бала, урманда, палаткаларда солдат тормышы белән яшәп яталар.

Бу романтика эзләү дә, ял итү дә түгел. "Бу -  чын армия тормышына әзерләнү. Солдат тормышын укучыларга күрсәтү һәм аларны армиягә әзерләү. Сбор вакытында кемгәдер авыр булса, армиягә баргач ияләнү җиңел була. Безнең солдатлар хезмәт иткән частьларда "Сезнекеләр әзерлек белән килә, алар белән эшләргә җиңел", диләр. Солдатлар да өйрәткәнгә соңыннан рәхмәт әйтә. Шунлыктан, без бу лагерь вакытында барына да төшендерергә тырышабыз",- ди хәрби комиссар Алмаз Борһанов.  Һәм ул үзе ике районда оешкан хәрби лагерьлар тормышында да катнаша. Өйрәтә, таләп итә. Сер итеп кенә әйтәм, әзерлектән канәгать.

Аннан тыш лагерьда 5 мәктәпнең һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының ТИН укытучылары бар.

- Елдагыча шөгыльләнәбез. "Огневая подготовка", "Строевая подготовка", "Военная топография", Устав...  җыйнап әйткәндә армиядә кирәк булачак бар нәрсәгә өйрәтәбез, өйрәнәбез. барыбыз да исән -сау,- ди Күәм мәктәбе укытучысы Булат  Зарипов.

Сборга төшереп җибәрделәр дә оныттылар, дип әйтерлек түгел. Туклану оештырылган, 2 тапкыр үзәкләштерелгән тәртиптә китерәләр, бер тапкыр үзләре пешереп ашадылар.

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре дә көн саен төшеп, булачак солдатларның сәламәтлекләрен тикшерде.

- Без канәгать һәм күп нәрсәгә өйрәндек, теория бер нәрсә, практика икенче, туңмадык, - диләр укучылар.

Бүген төш вакытында, Алла боерса, алар өйләренә кайтачак. 24 майда Арчага  мылтыктан атып карау буенча имтихан үтәргә барасылар.

Фотоларны хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы Борһановтан алдык. 

Сурәтләрдә - Арча һәм Әтнә районнарында оештырылган лагерь тормышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев