Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Пешереп карагыз

Әтнәдә: Ларисада кунакта

Мин менә шундый тәмле вареньелар ясадым, күп итеп... күчтәнәчкәдә булсын дип.


Җир җиләген юдым, дуршлагта саркыттым. Төпләреннән чистартмадым, витаминнары саклансын дидем. 3 стакан (200 граммлы) жиләккә куштым 2 стакан шикәр комы, яхшылап блендерда издем, 1,5лы пластмас шешәләргә тутырып туңдыргычка (морозильник) куйдым.

Әйдәгез мохито ясыйбыз ул безнең классик рецепт, иң җайлысы һәм тәмлесе.
Ике стакан мохито ясау өчен:
3 лайм (берсен – икегә бүлеп куябыз, 2 лаймны тәгәрмәчләп кисәбез дә 2 кисәген бизәр өчен калдырабыз, ә калганнарын тагын икегә бүләбез).
4 чәй кашыгы өеп камыш шикәр комы (тростниковый сахар)алырга була гадәти шикәр комы да, ләкин монысыннан карамель тәме киләчәк, тагы да тәмләндереп җибәрә.
Минераль газлы су кирәгенчә.
Бөтнек яфрагы (мята), туң­дыр­гычта катырган боз (вак­лыйбыз).
Алабыз ике стакан, салабыз шикәр комы+ярты лаймның суын сыгып салабыз, яхшылап болгатабыз, эреп бетәргә тиеш песогы+6-7 бөтнек яфрагы+вакланган лаймны+бозны бик тутырмыйбыз (болгатырлык итеп салабыз) яхшылап болгатабыз да  минеральный су салабыз тутырып.
Ике тәгәрмәч лайм белән бизәп куябыз, стаканга кыстырып.
Балаларга гына түгел, үзебезгә дә бик ошады, тәмле була, сездә ясап карагыз.
Кышка тәмле компот ябабыз, җиләкләр дә пешкән чак.
Кирәк була 3 литрлы банка өчен: 300 грамм чистартылган җиләк, 1,5 стакан шикәр комы, 2 тәгәрмәч лимон, бөтнек (мята). Банкаларны стерилльләштерәбез, җиләкне, шикәр комын, лимонны, бөтнекне салабыз да, өстенә кайнаган су коеп, тимер капкач белән каплап куя­быз, тәгәрәтеп шикәр комын эретеп бетерәбез.
Банканы әйләндереп, өстенә җылы әйбер каплап суытабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев