Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Прокурор җавабы

Законга үзгәрешләр керде

Спам-шалтыратулар һәм микрофинанс оешмаларының намуссыз рекламасы өчен административ җаваплылык билгеләнде.

2024 елның 6 апрелендәге 78 номерлы Федераль закон белән административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 һәм 14.3 маддәләренә үзгәрешләр кертелде.
Мәсәлән, реклама турындагы законнарда билгеләнгән электр элемтәсе челтәрләре аша таратыла торган рекламага карата таләпләрне бозу гражданнарга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 1 млн. сумга кадәр административ штраф салуга китерәчәк.
Моннан тыш, закон буенча кредитлар һәм заемнар бирү буенча микрофинанс оешмалары хезмәтләрне намуссыз рекламалау өчен җаваплылыкка тартыла. Күрсәтелгән хокук бозу өчен штрафлар күләме арттырыла.
Хәзер штраф күләме: вазифаи затлар өчен 40 меңнән 100 мең сумга кадәр; юри­дик затлар өчен 600 меңнән 1,6 млн сумга кадәр тәшкил итә.
Йорт һәм фатир эчендә газ җиһазларына хезмәт күрсәтү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык көчәйтелде.
«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2024 елның 6 апрелендәге 77 санлы Федераль закон белән РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде.
Аерым алганда, күпфатирлы йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, фатир эчендәге газ җиһазларына яисә торак йортта (йорт хуҗалыгында) йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) яисә бирүне туктату өчен махсуслаштырылган оешма вәкиленә законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм очракларда рөхсәт бирүдән баш тарту гражданнарга биш меңнән ун мең сумга кадәр штраф салуга китерәчәк; вазифаи затларга егерме биш меңнән йөз мең сумга кадәр; юридик затларга ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр.
Шулай ук йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында килешү төзүдән яки мондый килешүләр төзү мәҗбүри булса, фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзүдән качу өчен җаваплылык көчәйтелгән.
Йорт һәм (яисә) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча яисә йорт эчендәге һәм (яисә) фатир эчендәге газ җиһазлары составына керүче газүткәргечләрне техник диагностикалау буенча эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) газ белән тәэмин итү турындагы закон таләпләренә җавап бирми торган оешма тарафыннан башкарылса, вазыйфаи затларга илле меңнән йөз мең сумга кадәр; юридик затларга йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр җаваплылык каралган.

Әтнә районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев