Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Ары дискәтүгенә Руслан Галимуллин да кайтты

Кичә Ары авылында

Кыш бабай катнашында дискәтүк булды (6+)

Башта балалар өчен бәйрәм ясадылар. Кыш бабай аларның иҗаты белән танышты, мактады, үсендерде, бүләген дә бирде. 

Акрынлап чара яшьләр кулына күчте, соңыннан яше-карты бер булып, ду күчереп, җырчыбыз руслан Галимуллинны тыңлый-тыңлый рәхәтләнеп төсле утлар астында биеделәр. 

- Руслан Галимуллин дустыбыз Азат Фазылҗановның Ары авылы, Әтнә халкына күчтәнәче булды. Үзе кайта алмады. Аллаһга шөкер, халык күп килде,  рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр, без уйлагганнан әйбәтрәк булды, - ди әлеге чараны оештыручы Ары мәдәният йорты директоры Райлә Кадимова. 

Ф.Кадимов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев