Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Әтнә театры 105 сезонын «Акчарлаклар» пьесасы белән төгәлләде

Әтнә татар дәүләт драма театры сезонны Әхмәт Фәйзи әсәре буенча сәхнәләштергән «Акчарлаклар» мелодрамасы белән төгәлләде.

Әтнә татар дәүләт драма театры үзенең 105 сезонын Әхмәт Фәйзи әсәре буенча сәхнәләштергән "Акчарлаклар" мелодрамасы белән япты. Мелодраманың сценарий авторы Альберт Шакиров, режиссеры Рамил Фазлыев.

Театр сезонны җырлы-биюле спектакль белән япты. Спектакльнең эчтәлегенә килсәк, ике көндәш колхозның беренчелек өчен көрәше, яшьләр арасындагы мәхәббәт ялкыннары турында бара. Ике көн дәвам иткән премьерада да тамашачы күп иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев