Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Балыкчылар көне булып узды

10 нчы июль - Балыкчылар көне билгеләп үтелде.

Шул уңайдан, Олы Мәңгәрнең Айдар күлендә бик матур бәйрәм чарасы булып узды. Олы Мәңгәр мәдәният йорты һәм Олы Мәңгәр халык театры «Балыкчылар бәйрәме"н матур традициягә әверелдереп, быел да шаулатып уздырдылар. Күл буена тирә як авыллардан килүче балыкчылар да күп иде. Әлеге чарадан, ТНВ каналыннан килгән "Татарлар" тапшыруының корреспондентлары да таң калды. Тәмле уха, плов һәм самовар чәе белән коймактан авыз итеп, барлык балыкчылар да,килгән кунаклар да бик яратып кәнәгать булып киттеләр. Балыкчылар узара киңәшләшеп табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев