Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

"Байлар өйдәме?" - күңгәрләр авыл белән купты

Ике көн рәттән Күңгәр авыл җирлегендә Сабантуйга бирнә җыйдылар. Күңгәр, Түбән Шашы, Югары Шашы байлары барысы да өйдә иде, дип елмая бирнә җыючылар.

- 6 хатын-кыз, 5 ир-ат, малайлар бергәләп бирнә җыярга чыктык. Ике кеше колга күтәреп йөрде, берәү нәрсә бирелгәнне язып барды. 3 хатын-кыз йомырка җыярга чиләк күтәреп йөрделәр. Халык белән аралашып, бөтен шартын китереп исәнләшеп, йорт саен тукталдык...- ди Күңгәр  мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Галиева.

- Сабантуй 9 июнь көнне ике авылда: Күңгәрдә һәм Күшәрдә була. Күңгәргә Иркәнең килүе көтелә. Күшәргә үзенең командасы белән Зөлфәт Зиннуров киләчәк, - диде авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова.

"Байлар өйдәме?"не шагыйрәбез Гөлүсә Батталова менә болайрак сурәтли:

Авыл иртәсе. Маллар көтүгә куылган, йорт-ихата да бер кат күздән кичерелгән. Менә берзаман авыл башыннан бәйрәмчә бизәлгән атларның кыңгырау тавышлары, аларга кушылып гармун моңнары ишетелә. Ул да булмый, авыл башындагы беренче йорт каршында көр тавыш яңгырый: “Байлар өйдәмәү!….” Шушы сүзне генә көтеп торганнар диярсең, йорт хуҗалары үзләре дә күренә: “Өйдә, өйдә!” Тирә-як шау-гөр килә. Бер-береңне котлау китә: “Сабантуйлары мөбәрак булсын!, Илләр имин, дөньялар тыныч булсын!..” Авылыбызның мөхтәрәм агайлары кулында – бирнә эләргә колгалар, милли киемнән тагын да гүзәлләнеп киткән яшь кызлар кулында – Сабантуйга йомырка җыю өчен чиләкләр. Әнә шулай авыл башыннан башланган күркәм тамаша урам буйлап дәвам итә.Эчтән генә изге теләк тели-тели апалар колгага бүләкләрен бәйли. Быел гына авылга килен булып төшкән яшь ханымнар бирнәгә ирләр күлмәге әзерләгән. Чабышта соңгы килгән атка, йөгерештә соңгы килгән малайга дип атап бирелгән нәзер бүләкләре бигрәк тә күп. Кара әле, гаҗәпләнерлек бит – никадәр кешелекле, кечелекле безнең халкыбыз – беренче килгән ат та, йөгерешче дә болай да зур бүләккә, шөһрәткә лаек була, ә күңеле белән нәүмиз калган җиңелүчене әнә ничек күтәрәләр, сөенеч бүләк итәләр! Милләтемнең зирәклеге дә, шәфкать тулы йөрәге дә шулай ачыла. “Байлар өйдәмә?”не бизәлгән атлар, колга тоткан агайлар белән генә бетә дисәгез, нык ялгышасыз. Бәйрәмнең иң кызыгы – алда. Нәкъ шулай! Кулларына кечкенә янчыклар (заманалар үзгәрү белән янчыкларны пакет-сумкалар алмаштырды алмаштыруын) тоткан авылның барча бала-чагасы җан-фәрманга урам буйлап кәнфит җыя! “Кызым яки улым, йөгереп йөрмәгез, җигүле ат янәшәсеннән генә, җай гына җыегыз кәнфитне”, — дип, әниләренең өйдән кисәтеп чыгарганнары күптән онытылган инде – тирләп-пешеп, йөгереп-чабып, хәлсерәп тә җыймагач ул кәнфитне, “Байлар өйдәмә?” елга бер генә килә ләбаса!..

 

Г.Батталова, Раилә Галиева  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев