Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Бишнең алтысы уңай хәл ителгән

Көзгә аяк бастык. Ә җәйге чорда “Халык контроле”н кулланучылар саны бераз артты.

Июнь аенда – өч һәм августта өч хәбәр куйган райондашлар “Халык контроле”нә.

“Сукбай этләр тавыкларны ботарлаган!” Райондашыбыз Илнур хәбәре бу. Челтәр белән әйләндергән территориясенә кереп, 23 тавыкны үтергән әлеге этләр. Нәтиҗәдә, Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җавабына караганда, мәсьәлә уңай хәл ителгән.

Ә менә Раилә ханым Олы Әтнәнең “Туган ягым” паркында бәдрәф булмауга зарлана. Район башкарма комитеты җавабыннан аңлашылганча, анда җәмәгать бәдрәфе эшли башлаган. Кызганычка каршы, “Без менгәндә бикле иде ул”, дип, бу җавап белән риза булмаучылар да бар.

Олы Әтнәдән Евгения исә, балалар мәйданчыгының чүп үләне белән каплануына, ә балалар шуа торган “горка”ның бетон конструкцияләре калкып торудан зарлана. Әлегә бу мәсьәлә “В работе” статусында.

 Күәмнән Г.З. иптәш “Тимерне кызуында сук” мә ка лен бик яхшы белә дигән фи кер туды.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X