Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

“Чулпан”да күләмле ремонт

Республиканың лагерьлар ремонты буенча махсус программасы нигезендә, Каенсар урманында урнашкан ял лагерендә төзекләндерү эшләре бара

Әлеге капиталь ремонт нәтиҗәсендә лагерь нык үзгәрәчәк. Әйтергә кирәк, эше дә күп, күләмле, – дип ачыклык кертте район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Халиков.

 Дөрестән дә, “Чулпан” территориясендә күләмле ремонт эшләре гөрли. Әлеге эшне Арчаның махсус оешмасы башкара. Егетләре тырыш, эшчән аның. Сер түгел, районда күп эш башкардылар инде. Кышның шактый салкын көннәре торуга карамастан, ком да алып килгәннәр, урамда учак ягып җылытып измә болгаталар. Шул измәне корпусларга ташып кирпеч стеналар өяләр.

Лагерьгә керү юлында иң беренче булып урнашкан “Кабул итү бүлеге”н күпләр беләдер. Анда да күләмле эш “кайный” – стеналарны сүтеп, урамга чыгарып түккән кирпеч калдыклары, иске измә, чүп-чардан бер калкулык хасил булган. Шул ук вакытта биредә аерым бүлмәләр төзиләр. Фирдинат Исмәгыйлев белән Фәнис Дәүләтшин аерым бер бригада буларак, стеналарны шактый күтәрергә өлгергәннәр.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев