100 еллык хәтер
...Алат тавын менгәч карыйм Туган як басуларын. Изге туфрак баса бераз Күңелнең ярсуларын. Нинди хозур: бу басулар Ашыт буйлап сузылган. Аларның һәр буразнасы Сука түгел, көрәк түгел (трактор да терәк түгел) Йөрәк белән сызылган... (Госман Әхмәтҗанов)
Искиткеч җылы, тирән мәгьлүматлы, бик уйлап оештырылган "Йөзьеллык хәтер" дип исемләнгән, мәртәбәле, дәрәҗәле, күпкырлы талант иясе, Левитанның укучысы, театр артисты, радиорежиссер, бик күп шәкертләрнең остазы булган Госман абый Әхмәтҗановның тормыш юлын сыйдырган, аны шәхес буларак ачкан очрашуда булып кайттык кичә. Бәрәскәдәге җылылык, ихласлык ияреп кайтты. Әле дә менә шул тәэсирләр белән йөреш. Мондый зурлау, авылдашлары белән горурлану, аларны онытмау, оныттырмау - Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә (җитәкчесе Аида Фатыйхова) генә була ала.
Госман ага Әхмәтҗановның күпкырлы талантлы белгеч икәнлеген белә идек. Кайткан кунакларыбызның, аларның күбесе Бәрәскәнең үз йолдызлары, титуллы, мәртәбәле шәхесләребез - Илдус Әхмәтҗановның, озак еллар эфир киңлекләрен тотып торган бүгенге фән эшлеклесе Фоат Галимуллин, Нәсим Акмалов, Дания Нуруллина, Зөлфирә Зарипова, Луара Шакирҗан, шагыйрәбез Гөлүсә Батталова, якташыбыз Гөлназ Шәйхинең хатирә-истәлекләре белемебезне тагын да баетты. Менә шундый талант үсәр өчен җирлек тә кирәклеге барчабызга да мәгълүм.

Ә җирлек бар!
Бәрәскәнең бик борынгы, 15 гасырдан башланган тарихы турында социаль челтәрләрне укып беләсез булыр. 18 гасырда авылның бик күп байлары, Казахстан далаларында урнашкан калаларга барып урнашып, сәүдә эшләрен җәелдереп җибәрәләр. Сәүдәгәр Гобәйдуллин Гайнулла да Югары Бәрәскәдән Җаекка (хәзерге вакытта Уральск шәһәре) барып урнаша. Аның улы Мортаза Гобәйдуллин Уральскиның иң олы байларыннан булып, аның татар мохитенә тәэсире аеруча көчле була. Атасыннан калган мирасны күбәйтеп, ул шәһәрнең мөселман өммәте ихтыяҗын кайгыртып яши. 1897 елда яңа мәчет салдыра, мәдрәсәләр төзетә һәм аларга һәрдаим ярдәм итеп тора. 1905 елда “Казан” кунакхәнәсен ача.
Госман аганың бабасы Әхмәтҗан, Г. Тукайның атасы Мөхәммәтгариф һәм күренекле мәгърифәтче мөгаллим, дин эшлеклесе Төхфәтулла хәзрәт Кышкар мәдрәсәсендә бергә укыганнар. Улы Нигъмәтҗанга ничек тә жәдитчә гыйлем бирәсе килә хәзрәтнең. Һәм ул малаен Жаекка - дусты Төхфәтулла Мотыйгыйның данлыклы мәдрәсәсенә озата, артыннан ук почта аша хат та җибәрә. Хат ни сәбәптәндер барып ирешми, шулай итеп, Нигъмәтҗан мәдрәсәгә урнаша алмыйча, Мортаза байда хезмәткә кала. Башта самоварчы малай, аннан кучер, соңрак кухня эшчесе булып эшли. Туганнан -туган энесе Нәҗип абый да шушы кунакханә-чәйханәгә эшкә килә. Шунысы да билгеле, Казанга китәр алдыннан Габдулла Тукай бер ел чамасы шушы кунакханәдә яши, һәм алар бик якыннан аралашалар. Нәҗип Нигъмәтуллин истәлекләрендә «Габдулла кунакханәгә еш кереп йөри иде. Ә инде Тукай, Казан кунакханәсендә яши башлагач, хуҗам Садыйк Гобәйдуллин (Мортаза бай улы), мине укытып кеше итү нияте белән, Габдулла Тукаевка айга 10 сум түләп, русча укытырга бирә. Менә шулай итеп Тукаевтан 4–5 ай белем алгач, хуҗам мине шул нумердагы буфетка буфетчик итеп куйды. Мин буфетчик булу белән, Тукай белән безнең арада якынлык тагы да артып китте», дип язган. Нәҗип Нигъмәтуллинның кулдан язган истәлек хаты, Г.Тукай белән бергә төшкән фотосы Татарстан архивында саклана.
Алай гына да түгел әле, безнең Түбән Бәрәскә авылында яңартылган борынгы таш мәчеттә агач сандык та кадерле урынын алган.Ул - Габдулла Тукайның замандашы, Җаектагы дусты Нәҗип Нигъмәтуллинныкы.
“Сандык төбенә “Караван” фабрикасының чәй кабы кәгазе ябыштырылган. Ул капта Габдулла Тукайның «Тәүлек» шигыре дә басылган. Шигырь үзе 1908 елда «Бәянелхак» ширкәте заказы белән языла. Нәҗип Нигъмәтуллин 1909 елда туган авылына – Әтнә районы Түбән Бәрәскәгә кайтышлый, Казанда, Тукай янында – «Болгар» номерында туктала. Бу аларның соңгы күрешүләре була. Барлык мәгълүматларны да бергә җыйсак, Габдулла Тукайның кечкенә генә сандыгы булуы аның белән Җаек мәдрәсәсендә бергә укыган сабакташларының истәлекләрендә үк телгә алына. Әлеге сандыкның Габдулла Тукай сандыгы булуы ихтималын фараз кылырга җөрьәт итәм. Бу сандык тарихы әлегәчә галимнәр тарафыннан өйрәнелмәгән”,- дип сөйләп, үзе язган, “Казан утлары” журналында басылган “Тукай сандыгы” поэмасыннан өзек тә укыды Әтнәбез шагыйрәсе Гөлүсә Батталова.

Тукайга кагылышлы тагын бер хатирә:
-Тукай Уральскидан кайткач, Әтнәгә волость управасына, солдат хезмәтенә каралырга килә. Шунда алар Нигъмәтҗан абый белән якын туганнардай очрашалар. Нигъмәтҗан абый: “Карале, Габдулла, бер-ике көн кунгач Каенсарга, Саҗидә апаң янына сине үзем илтеп куям дип, Бәрәскәгә кунакка алып кайта. Тукайның үзе өчен дә, әтисе белән бергә укыган кешене күрү, анардан чын әтисе турында сораштыру кызык булгандыр. “Мин бәрәңге пәрәмәче пешергәнче, Габдулла Тукай әллә никадәр шигырь чыгарып өлгерде”, - дип сөйли торган була Нигъмәтҗанның әнисе.
Ә Нәҗип Нигъмәтуллинга әйләнеп кайтсак, ул соңгы елларында колхозда умарталар карый.
- Мортаза бай белән алар ничек туган соң?-дигән сорау туар.
Җавабы: Госман абыйның әтисе Нигъмәтҗан, Нәҗип абый Нигъмәтуллин, барыбыз да хөрмәт иткән Ленин исемендәге хуҗалык рәисе, мәртәбәле, дәрәҗәле шәхес Илгиз Вилдан улының әбисе - Нәфисә әби, Гайнуллин Әдһәм абыйның әнисе - Фәрзәнә апа, Г.Камал театры актрисасы Галия апа Нигъмәтуллинаның әтисе – Орск шәһәре бае - Нигъмәтҗан, Г.Камал театры актрисасы Зөлфирә апа Зарипованың әтисе – Сафа абый Мортаза бай белән туганнар. Аларның уртак бабалары – Сәйфулла Рәхмәтулла улы.
Менә нинди кызыклы факт. Бәрәскәдән чыккан мәртәбәле шәхесләрнең күп булуы бәлки менә шушы тарих белән аңлатыладыр да.
Бербөтен тарих: үткәне, бүгенгесе, киләчәге... - эзләнү, өйрәнү, яңарту һәм аның ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңлатып, яшь буынга тапшыра алу сәләте, теләге көчле бәрәскәләрдә. Нәтиҗәсе - бәрәкәт!
Җитәкчең нинди - авыл шундый, Ленин исемендәге нәсел заводы республика халкына яхшы таныш. Аның рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллинны белмәүчеләр бик сирәктер. Тирән белемле, оештыру сәләте көчле, кешелекле, кечелекле, туган авылын күтәреп, дәрәҗәсен арттырып, тарихын өйрәнеп, авылны төзекләндереп, яшь буын горурланырлык итеп эшли белүче! Чын Кеше! Мәдәният йорты башкаларныкыннан зуррак икән, мәктәп укучыларга уңайлыкны истә тотып төзелгән икән...- бу рәиснең алдан күреп эш итүе, матди якны кайгырта белүе нәтиҗәсе. Беренче төзелгән Таш мәчет төзекләндерелеп, бүгенге көндә гөрләп эшли икән ... - бу да аның, аның гаиләсенең тырышлыгы. Санап та бетерә торган түгел куелган хезмәтне. Үз авылы гына түгел әле, аның ярдәме тимәгән мәчет, картлар йорты күпмедер. Аллаһы ризалыгы өчен эшләнгәнне әйтеп тә булмый.
Тормыш иптәше Сәрия Хәйруллина да үзе кебек. Сәриянең Госман абыйның тормыш юлын өйрәнүе, истәлекләрен барлау - менә шушы искиткеч чара белән төгәлләнде. Сокланырлык та, көнләшерлек тә... ә мин чиксез горурланып, шундый шәхесләрнең Әтнәбездә булуына Аллаһыга рәхмәт укып кайттым. Сәламәт булсыннар - галәм сыйган, олы мәхәббәт салынган йөрәкләре сау булсын.
Бәрәскә җылылыгы, Госман аганың олы йөрәге, аннан әле дә бөркелеп торган нур кайтты ияреп. Рухы шат булсын!
Оештыручыларга, мәртәбәле шәхесләрнең рухларына Таш мәчеттә дога укып, кайткан кунакларны чәкчәк белән зурлап каршы алучыларга, килгән һәркемгә җылы сүзләр табучыларга күңел әле дә рәхмәт укый...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Искиткеч талантлы шәхес. Госман абыйның әнисе - безнең Олы Бәрәзәнең Чеби Сабиржаны кызы БИБИФӘЙРУЗӘ.
0
0