Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Әтнәдә чистарталар, кабат чүплиләр

Санитар-чистарту икеайлыгы кысаларында районда өмә узды.

1 апрельдән республикада, шулай ук районда санитар-чистарту икеайлыгы башланып китте. Ике айлык барышында территорияләр кышкы чүптән чистартылды. Шулай ук районда өмә дә узды. Өмә барышында район оешмалары, авыл җир­лекләрендәге тер­риторияләр, елга буйлары чүп-чардан чис­тартылды.
Бу эштә берәү дә: олысы да, кечесе дә читтә калмады. 
Исегезгә төшерәбез, районда икеайлык дәвам итә. Ул 31 майга кадәр уза. Районда, игълан ителгән  янгынга каршы махсус режим да 12 майга кадәр дәвам итә. Бу чорда учаклар ягу катгый тыела. Күреп торабыз, соңгы вакытта һава торышы гел үзгәреп тора. Көннәр бик җилле, шуңа күрә дә хәвеф-хәтәрләрдән саклансак иде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев