Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Җирлеккә яңа автомобиль бирелде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотрконкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды һәм Татарстан Республикасы Көненә багышланган иде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә. Быел конкурста барлык муниципаль районнар һәм 2 шәһәр округы катнашкан. Конкурста җиңүче муниципаль берәмлекләргә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән «Лада Гранта» маркалы җиңел автомобильләр, шәһәр округлары муниципаль учреждениеләренә – «Форд Транзит» маркалы автобуслар һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы дипломнары тапшырылды.

Шунысы куанычлы җиңүчеләр арасында Түбән Бәрәскә авыл җирлеге дә бар. Авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйховага «Муниципаль берәмлекнең социаль-икътисадый үсешендә ирешкән нәтиҗәләре өчен» дипломы һәм «Лада Гранта» маркалы җиңел автомобиль ачкычы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев