Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Җитәкче ник килмәде? Нияз биегәндә Ары клубы да биеде - "Яңа елда яңа очрашулар"

Сокланам бу мәдәният хезмәткәрләренә.

Әллә ниләр уйлап табалар. Табу бер хәл, оештыралар. Арыларга, мәдәният йорты мөдире Раилә Кадимовага  гаҗәпләнүдән дә туктадым.  Инде хәзер алар шул югарылыкта эшләргә тиеш, дигән уй формалашты. Башкача эшли алмыйлар, эшләргә дә тиеш түгел кебек.

    Бу мәдәният йорты безгә аеруча якын, башка мәдәният йорты хезмәткәрләре үпкәли күрмәсен, чөнки алар безнең  күптәнге хәбәрчеләребез дә. Аларның активлыгы шаккатмалы, ара-тирә безнең үзебезне дә селкетәләр. "Әй, халык, әйдә бер чара оештырып алыйк әле. Сезнең ярдәм кирәк. Киңәшләшик", - дип килеп керәләр  Раилә белән Фидаил Кадимовлар редакциягә.

Бу юлы да шулай булды. Ниятләре - Яңа елның беренче очрашуын уздыру. Түгәрәк өстәл артында. Бергәләп фикер йөртеп алдык, билгеле инде бу очрашудан редакция кала алмый, монысында, халык әйтмешли, эшләп ашарга туры килде. Бөтен редакцияне чакырсалар да, барыбыз да барып утыра алмадык билгеле. Мине җибәрделәр. Каршы килмәдем, Татарстанның чигендәге авылга көн дә барып булмый, тагын ике сәбәбе бар:  берсе -  халкы кәнфитләнә белми монда, аларныкы туры. Җитәкче кешегә сорау бирер алдыннан мең уйлыйсың, ә алар тота да бирә, ник алай, ник юк, кайчан була?..  Икенче сәбәп, бу очрашуга авыл җирлеге башлыгы да чакырулы иде. Халыкның җитәкче белән аралашуын көн дә күрмисең, бер-бер артлы сайлаулар узганда авылларның ничек яшәвен белеп тору кирәк тә кирәк...

     Бардык очрашуга.  Ары халкы, тамашачысы белән очрашуга Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Нияз Заһидуллин, Күшәр китапханәчесе, "Күңел чыңы" иҗатчысы Гөлүсә Галимҗанова, "Әтнә таңы" журналисты, "Күңел чыңы" җитәкчесе буларак мин бардым...-  шуның  белән бетте.  Сәхнәдәге икенче түгәрәк өстәлнең буш торуы гына азрак тынгы бирмәде.

  Бездән тыш  җырчылар Гөлүзә Сираҗиева, Флера Гайнетдинова,  биючеләр Дания Бәдриева, Фәрит Кәримов, гармунчы Фарис Биккинин бар иде. Тамашачы ялыкмагандыр дип уйлыйм. 

    Әлеге чара Раилә Кадимова уйлаганча ук барып чыкмаса да, бик эчтәлекле булды. Ә уйлаганча булса, халык белән җитәкчеләр, без кара-каршы аралашып, бик күп сорауларга җавап табылырга тиеш иде. Концерт номерлары белән аралашып, истә калырлык кичә  булырга тиеш иде ул.

Тик тормыш шул бу,  Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев килмәде очрашуга. Дөрес, сәбәпсез булмагандыр анысы. Тик бу халыкка гына түгел, безгә дә йогынты ясады. Югалыбрак калдык. Тик бу азга гына булды. Чара үз җаен алды. Сөйләдек, сораулар да бирделәр.

Нияз Заһидуллин тамашачыны үз авызына каратты. Җырлады. Ниязның тавышына, биюенә Ары мәдәният йорты тар да кебек тоелды. Дания Бәдриева мари биюен биергә чыккач, аңа каршы Фәрит Кәримов биеп чыкты. Ниязның аяклары утырган җирдән биеде. Алардан соң үзен биеттек. Сәхнә идәне дә кушылып биеде, җитәкчеләр булса, яңа мәдәният йорты кирәклеген аңларлар иде. Аллага шөкер, идән дә, мәдәният йорты да исән-сау калды.  

Күмер белән җылытыла торган мәдәният йорты бу. Хәсиятләп, карап тотканга яхшы сакланган. Раилә белән Фидаилнең шушы йорттан кайтып керә алмаганнарына әле ул сөбханалла булып тора.

Бер мәдәният йортында берничә елка бизәлгән. Аның зурысы - сәхнәдә. Ишектән керә-керешкә дә бизәлгән чыршы каршы ала. Урамда да бар. Күчеп йөри торган бизәлгән чыршылары да бар хәтта. Ничек өлгерәләр, аптырарлык, гаҗәпләнерлек. Үз эшләренең осталары гына түгел, фанатлар болар. 

Арылар белән бер дәрәҗәдә эшләүче мәдәният йортларыбыз булуына да сөенәм. Аларның бер-берләре белән аралышып, киңәшләшеп эшләүләре дә сокландыра. 

Ике сәгать барган чарадан без дә уңай тәэсирләр алып кайттык. Рәхмәт оештыручыларга.

Фидаил Кадимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев