Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

“Әммәтән тавы”н чүт кенә күчермәделәр

Кыш ае үзенчәлекле быел. Кары да сагындырып кына ява, тавы да булган җирдә бар, югында юк.

Бу яктан Күшәр авылы балалары бәхетле. Аларның шуарлык таулары бар. 

Кичә  авыл китапханәсенең "Кызыксынучылар клубы"на,  "Китап шифаханәсенә" йөрүче "нәни докторлар" җитәкчеләре - китапханәче Гөлүсә Галимҗанова белән “Әммәтән тавы”на тау шуарга чыктылар. Чүт кенә тауны күчермәделәр, и рәхәтләнде балалар, диләр әти-әниләр.

-  Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнеп йөреп бер түгәрәгебез булмый калган иде, түгәрәк көне булмаса да,  балалар белән киңәшләштек тә, сәламәтлегебезгә дә файдалы булыр дип,  тау шуып кайтырга сөйләштек. Төштән соң  җыйналырга булдык. Дәрестән тыш вакытлары күңелле дә, файдалы да булсын, дип тырыштым. Теләмәүчеләрне кыстамадык.  Күпчелек укучылар килде тау шуарга. Рәхәтләнеп ял итеп кайттылар, бүген дә шул турыда сөйлиләр әле  - ди китапханәче Гөлүсә Галимҗанова.

    Мавыктыргыч тормыш белән яши бу укучылар. Китапларны дәвалыйлар, әдәби марафон турында фикер алышалар,  түгәрәк кысаларында конкурс үткәреп тозлы камырдан әкият геройлары ясыйлар... 

Гөлүсә Галимҗанова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев