Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Мошенникларга алдана күрмәгез

Соңгы вакытларда мошенниклар тарафыннан «Якын кешегез бәла-казага юлыкты» дип шалтырату очраклары артты, дип кисәтте район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов.

Республикада тозакка эләгүчеләр булгаласа да, районда андый очраклар әле күзәтелмәгән. Шулай да кисәтеп узасы килә. МТС картагызның куллану вакыты чыкты, дип шалтырату очраклары да күбәйгән. Кәрәзле телефонсыз бүгенге көндә тормышны күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә куркып калучылар да бардыр. Кызганычка каршы, райондашларыбыз арасында да әлеге ялганга ышанучылар табылган.
— Мошенниклар Сим-картаның куллану вакыты чыга, дип шалтыратып, телефонга код яки ссылкалар җибәреп, кешенең дәүләт хезмәте порталына кереп, аның турында барлык мәгълүматны алалар. Хәтта кредит алу очраклары да булды. Зинһар өчен, мошенниклар тозагына эләкмәгез, — диде җитәкче.
Игътибарлы булыйк, җәмәгать

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев